САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалы эшли башлады

Февраль ае Саклаубаш урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык буларак билгеләнеп үтә. Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 28 ел тулу уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре уза. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әфганстан кайтавазы безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә" дип аталган класс сәгате уздырылды. Әңгәмә вакытында Әфганстан җирендә хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләнде. Чара "Без тынычлык...

Февраль ае Саклаубаш урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык буларак билгеләнеп үтә. Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 28 ел тулу уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре уза. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әфганстан кайтавазы безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә" дип аталган класс сәгате уздырылды. Әңгәмә вакытында Әфганстан җирендә хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләнде. Чара "Без тынычлык телибез" дигән проект ясау белән тәмамланды.

Мәктәптә балалар оешмасы эше дә яхшы бара. Укучылар үзидарәсе мәктәптә уку белән беррәттән мәктәп чараларында да актив катнашалар. Район үзәгендә узган "Искиткеч әйдаман" республика конкурсының муниципаль турында мәктәп укучысы Гүзәл Исламова "Иң күп энергиялесе" номинациясендә җиңү яулады.

Мәктәптә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалы эшли башлады. Хәзер укучыларның дәресләрдән соң сәламәтлекләрен ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев