САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсәй Президентына Конституциядә яшьләр сәясәте статусын беркетергә тәкъдим иттеләр

Россия Президенты Конституцияне үзгәртү буенча эшче төркем белән очрашу барышында илнең төп законына яшьләр сәясәте турында искәртүләрне кертү идеясен дөрес дип атады.

Россия авыл яшьләре берлеге рәисе Юлия Оглоблина әлеге инициатива белән чыгыш ясады, дип хәбәр ителә сайтта kremlin.ru

Ул билгеләп үткәнчә, РФ гамәлдәге Конституциясендә яшьләр һәм яшьләр сәясәте турында бер генә искәртү дә юк.

"Бу тиешле законнарны формалаштыру процессының каршылыклы характерда булуына төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Илнең яшьләр иҗтимагый берләшмәләре исеменнән без Конституциядә яшьләр сәясәтенең Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагында булуын беркетергә тәкъдим итәбез", - дип тәкъдим итте Юлия Оглоблина.

«Сезнең белән килешәм, идея дөрес. Моның өстендә эшлибез", - диде Владимир Путин әлеге тәкъдимгә җавап итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев