САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә инфляциянең 2020 ел башында 4 процентка кадәр кимүе фаразлана

Регулятор бәяләвенчә, агымдагы ел ахырына инфляция дәрәҗәсе уртача еллык күрсәткечтә 4,7 проценттан 4,3 процентка кадәр кимиячәк.

Россия үзәк банкы инфляциянең 2020 ел башына 4 процентка кадәр кимүен фаразлый. 2019 елның июнендә уртача еллык инфляция 0,4кә кимегән һәм 4,7 процентны тәшкил иткән. Бу хакта Үзәк Банкның мәгълүмати-аналитик материалларында әйтелә.

«Россия банкы фаразлары буенча, үткәрелә торган акчалата-кредит сәясәтен исәпкә алып, еллык инфляция 2020 ел башында 4 процентка кайтачак», - диелә регулятор материалларында.

Тикшеренүдә ачыкланганча, фараз мәгълүматлары белән финанс базарының профессиональ аналитиклары да килешә. «Алар бәяләвенчә, еллык инфляция кимүе дәвам итәчәк һәм ел азагында 2020 елның I кварталыннан 4 процентка якын тотрыклылык белән 4,3–4,5 процент тәшкил итәчәк», – диелә документта.

 

Россия Үзәк банкы аналитиклары бәяләвенчә, халыкта инфляцияне көтү дә кими. «Июль аенда респондентлар җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәяләрнең шактый артуын сирәгрәк кабул итә башлады, бу аларның бәяләренең сезонлы динамикасына бәйле. Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны искә алу ешлыгы бераз арткан, аларны планлы индексацияләү июль аенда булган. Калган товарларны һәм хезмәтләрне искә алу ешлыгы бераз үзгәрде», - дип аңлатыла материалларда.

Россия Федерациясе Үзәк Банкы мәгълүматлары буенча, 2019 елның июнендә инфляция дәрәҗәсе куллану ихтыяҗы тоткарланган булу һәм җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр үсеше темплары кимү аркасында 5,1тән 4,7 процентка кадәр төшә. Шул ук вакытта Идел буе федераль округы төбәкләрендә инфляция дәрәҗәсе аеруча сизелерлек кими, анда аның июнь аенда еллык уртача күрсәткече 4,4 процентка кадәр кимегән.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев