САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә ике елда беренче тапкыр бәяләр кимү теркәлгән

Иң күбе кыяр, бәрәңге, кишер һәм суган арзанайган.

Росста кулланучылар өчен бәяләрнең т 2017 елның сентябреннән башлап беренче тапкыр бер атна эчендә  кимүен теркәгән. 23-29 июльдә дефляция дәрәҗәсе 0,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Иң күбе кыяр, бәрәңге, кишер һәм суган арзанайган. Шулай ук шикәр комы, көнбагыш мае, ярымысланган колбаса, сосиска, сарделька, маргарин һәм карабодайның бәясе төшкән.

Шул ук чорда помидор, тары, тавык йомыркасы, дуңгыз ите һәм тавык ите, туңдырылган балык һәм вермишель, ит консервалары, атланмай, каймак, майлы эремчек һәм дөге кыйммәтләнгән. Шулай ук автобензин һәм дизель ягулыгына бәяләр 0,1 процентка күтәрелгән.

Июль башыннан бирле инфляция 0,2 процент, ел башыннан 2,7 процент тәшкил иткән.

Реклама

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Үзәк банкы 2020 ел башында Россиядә инфляция 4 процентка кадәр кимер дип фаразлый. Агымдагы елның июнендә уртача еллык инфляция 4,7 процент тәшкил иткән.

Моннан тыш, 26 июльдә регулятор төп ставканы 0,25 база пунктына, ягъни 7,25 проценка кадәр төшергән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/31/190763/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X