Татарстанда грипп сезоны ахырына якынлашты. Хәзерге вакытта табиблар грипп булмаган этиологиядәге вируслар очракларын терки. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
– Сезон тәмам. Бүгенге көндә гриппның аерым очраклары гына теркәлә. Авыручылык дәрәҗәсе эпидемик чиктән түбәнрәк һәм атнага якынча тугыз мең очрак тирәсендә. Без мониторингны дәвам итәбез, – диде ул.
Шулай ук Любовь Авдонина өстәп үткәнчә, уку елы башыннан бирле иртәнге фильтрларда дәресләргә кадәр ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 17 970 бала дәресләргә җибәрелмәгән.
Нет комментариев