Җәмгыять

Республикада бүген көчле җил һәм яңгыр булачак

Республика территориясендә бүген көн дәвамында явым-төшемнәр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда исә ул 26 метрга кадәр көчәячәк. Җил өстенлекле юнәлеше – көньяк-көнбатыш һәм көньяк, дип яза «Татар-информ» МА.

Һава температурасы көндез +9...+14 градус, республиканың көнчыгыш районнарында исә +17 градуска кадәр җылытылачак.

Казанда максималь температура +11..+13 градус тирәсендә булачак.

Районда да шундый ук һава торышы көтелә. 


Нет комментариев