Республика мәктәпләренә баланы яшәү урыныннан тыш та биреп булачак

Февраль аенда беренче сыйныфка барачак балаларны барлый башлаячаклар.

  • Гаилә һәм мәгариф турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә баланы мәктәпкә яшәү урыныннан читтә дә бирергә мөмкин булачак. Ачыклабрак әйткәндә, бала абый-апасы укыган мәктәптә укый, эне-сеңлесе йөри торган бакчага йөри алачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагыла. Тик, урын булмаган очракта, мәктәп баланы алмаска да хокуклы.
    Баланы укырга алуларын сорап язган гаризаны кайбер мәктәпләр электрон рәвештә кабул итәчәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: