САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның уңган чөгендерчеләре бүләкләнде

Шикәр чөгендере алуда һәм төяүдә эшләүче механизаторлар чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләнделәр. Аларга акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар. Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында узган ункөнлек нәтиҗәләре буенча беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев,...

Шикәр чөгендере алуда һәм төяүдә эшләүче механизаторлар чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләнделәр. Аларга акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.

Реклама

Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында узган ункөнлек нәтиҗәләре буенча беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев, Илсур Ильясов экипажы алды. Икенче урын - «Сарман» агрофирмасыннан Альмир Сәрвәров, Рузил Сәетшин һәм Айрат Салихов экипажында. Өченче урында да шушы агрофирма механизаторлары Заһир Шәйхеразиев һәм Илдар Гыйләҗев. Төягечләрдә эшләүчеләр арасында урыннар түбәндәгечә булды: беренчелек - «Сарман» агрофирмасыннан Ринат Илдархановта, икенче урын - «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Моратовта, өченче урын - «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыпов һәм Рамил Салиховта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X