САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның табигатьтә ял итәргә яратучылары уяу булырга тиешләр

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул янгын куркынычы булган период җитү белән бәйле. Шул вакыт эчендә торак йортлардан һәм корылмалардан 50 метрдан да якынрак арада учак ягу, коры үләнне яндыру тыела. Махсус режим вакытында штрафлар ике мәртәбе арта: гражданнар...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул янгын куркынычы булган период җитү белән бәйле. Шул вакыт эчендә торак йортлардан һәм корылмалардан 50 метрдан да якынрак арада учак ягу, коры үләнне яндыру тыела. Махсус режим вакытында штрафлар ике мәртәбе арта: гражданнар өчен - 2-4 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 15-30 мең сум, юридик шәхесләр өчен - 400-500 мең сум.

Бүгеннән урман массивларын ирекле дружиналар күзәтеп йөричәкләр. Шуңа күрә учакны дөрес ягарга кирәк: аның тирәли канава казып чыгарга (ут үләнгә күчмәсен өчен) һәм үз артыңнан чүпләрне җыештырырга. Таләпләрне үтәмәүчеләрне 2,5 мең сумга кадәр штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев