15 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарман аграр көллиятендә сәламәт тормыш алып баруның рәтен беләләр
Бүген Сарман аграр көллияте базасында студентлар арасында сәламәт тормыш алып бару тәрбияләү буенча иң яхшы чараны ачыклау буенча Республика конкурсының зона туры узды. Анда Сарман аграр көллияте, Әлмәт һәнәри көллияте һәм Зәй политехника көллияте командалары катнаштылар. Алар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр, төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. "Иң яхшы чара" номинациясендә Сарман...
-
Сарысаз Тәкермәндә "Без талантлар эзлибез" дигән бәйге үтте
Яшь талантлар эзләү максатыннан, Сарысаз Тәкермән мәдәният йортында "Без талантлар эзлибез" дигән бәйге үтте. Бәйгедә Сарысаз Тәкермән башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы балалары катнашты. Алар үзләренең җырга, биюгә сәләтләрен күрсәттеләр. Күбрәк фотолар белән Сарман муниципаль район порталында таныша аласыз.
-
Сарманлылар бәрәңге үстерергә өйрәнәләр
Республикада бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Соңгы елларда аның үсү һәм алу чорында һава шартларының уңайсыз килүе төрле авырулар килеп чыгуга, "икенче икмәкнең" уңышы кимүгә китерде. Халыкның бу өлкәдә белемнәрен арттыру максатыннан, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы селекция, орлыкчылык, үсемлекләрне саклау юнәлешендә эшләүче белгечләре белән берлектә укулар оештыра...
-
Районның табигатьтә ял итәргә яратучылары уяу булырга тиешләр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул янгын куркынычы булган период җитү белән бәйле. Шул вакыт эчендә торак йортлардан һәм корылмалардан 50 метрдан да якынрак арада учак ягу, коры үләнне яндыру тыела. Махсус режим вакытында штрафлар ике мәртәбе арта: гражданнар...
-
Сарманда "җылытырга ашыкмый"
G!Smeteo.ru сайты мәгълүматларына ышансаң, Сарманда апрель ахырына кадәр әллә ни җылы һава көтелми. Кайбер көннәрдә яңгыр явуы ихтимал, тик күбесенчә болытлы гына булачак. Көндез җылытты дисәң, кичен тагын һава температурасы төшәчәк.
-
Туристлар игътибарын җәлеп итәрлек урыннарны тәкъдир иткән өчен Сарман районы диплом белән бүләкләнде
11-12 апрель көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә XIX махсус спорт һәм туризмга багышланган KAZAN INTERNATIONAL EXHIDITION FOR TOURISM & SPORT KITS-2014 күргәзмәсе узды. Бу чарада безнең район да актив катнашты һәм туристлар игътибарын җәлеп итәрлек урыннарны тәкъдир итте. Аның өчен Сарман районы диплом белән бүләкләнде. Күргәзмә эше дәвамында төрле чаралар,...
-
Сарманлылар Гагаринның үзен күргәннәр
...Гагарин белән шәхсән таныш булганын шактый еллар сер итеп саклаган Гариф. Шул үз сүзендә нык тора белгәнлеге, ышанычлы булуы аркасында менә очучының ихтирамын яулагандыр инде ул. Бервакытта да аның исеме белән мактанмаган, аз сүзле булган... Дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин белән шәхси шоферы булган Гариф Сәйфиев турында тулырак язманы газетабызның...