САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның атна шәхесе – Рамил Талибуллин

Ра­мил Та­ли­бул­лин Әл­мәт ра­йо­ны Ис­ке Сө­ләй авы­лын­да туа. 1972 нче ел­да ул Җә­лил по­се­ло­гы­ның икенче мәк­тә­бен тә­мам­лый. Ка­зан ин­же­нер­лык-тө­зе­леш инс­ти­ту­тын­да ин­же­нер-тө­зү­че бел­геч­ле­ге ала. 1980-1982 нче ел­лар­да Ка­ли­нинг­рад өл­кә­сен­дә чик буе гас­кәр­лә­рен­дә ка­пи­тан дә­рә­җә­сен­дә ар­мия хез­мә­те үтә - сер­жант­лар сос­та­вын укы­ту вз­во­ды укы­ту­чы-ко­ман­ди­ры бу­ла. Җә­лил­гә кайт­кач, "Җә­лил­нефть" ид­арә­сен­дә бина һәм ко­рыл­ма­лар­га...

Ра­мил Та­ли­бул­лин Әл­мәт ра­йо­ны Ис­ке Сө­ләй авы­лын­да туа. 1972 нче ел­да ул Җә­лил по­се­ло­гы­ның икенче мәк­тә­бен тә­мам­лый. Ка­зан ин­же­нер­лык-тө­зе­леш инс­ти­ту­тын­да ин­же­нер-тө­зү­че бел­геч­ле­ге ала. 1980-1982 нче ел­лар­да Ка­ли­нинг­рад өл­кә­сен­дә чик буе гас­кәр­лә­рен­дә ка­пи­тан дә­рә­җә­сен­дә ар­мия хез­мә­те үтә - сер­жант­лар сос­та­вын укы­ту вз­во­ды укы­ту­чы-ко­ман­ди­ры бу­ла. Җә­лил­гә кайт­кач, "Җә­лил­нефть" ид­арә­сен­дә бина һәм ко­рыл­ма­лар­га ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рү це­хын­да про­из­водст­во-тех­ник бү­лек­не җи­тәк­ли. 1993 нче ел­да аны ида­рә юл­ла­ма­сы бе­лән ра­йон эч­ке эш­ләр бү­ле­ге­нә нефть объ­ект­ла­ры бу­ен­ча учас­ток инс­пек­то­ры итеп бил­ге­ли­ләр. Ә отс­тав­ка­га ул ма­йор дә­рә­җә­сен­дә Әл­мәт шә­һә­ре эч­ке эш­ләр бү­ле­ген­нән өл­кән опе­ра­тив де­жур­ный ва­зи­фа­сын­нан чы­га. Эч­ке эш­ләр бү­ле­ге ве­те­ра­ны ла­ек­лы ял­да да ты­ныч­лап өй­дә ят­мый, ул - өчен­че ел ин­де по­се­лок­ның икен­че мәк­тә­бен­дә тор­мыш имин­ле­ге ни­гез­лә­ре фә­не бу­ен­ча укы­ту­чы-оеш­ты­ру­чы. Ра­мил Та­ли­бул­лин ба­ла­лар­га хәр­би-пат­ри­о­тик тәр­бия би­рү­дә, алар­ны Ва­тан сак­чы­ла­ры итеп әзер­ләү­дә үзен­нән зур өлеш кер­тә. Аның уку­чы­ла­ры хәр­би-пат­ри­о­тик те­ма­га ба­гыш­лан­ган рес­пуб­ли­ка һәм Рос­си­я­кү­ләм ярыш­лар­да ак­тив кат­на­ша­лар, приз­лы урын­нар ала­лар, җи­ңү­ләр яу­лый­лар. Мон­нан тыш, ул - икенче ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бен­дә шах­мат бу­ен­ча тре­нер да. Аның шә­керт­лә­ре төр­ле дә­рә­җә бәй­ге­ләр­дә приз­лы урын­нар алып, ра­йон­ның спорт ка­за­ныш­ла­рын арт­ты­ру­га зур өлеш кер­тә­ләр. Алар 1-11 но­ябрь көн­нә­рен­дә Са­ма­ра өл­кә­сен­дә үт­кә­рел­гән XIII Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ген­дә зур уңыш­ка иреш­те­ләр. Ә Ра­мил Та­ли­бул­лин үзе II ка­те­го­ри­я­ле Бө­тен­рос­сия судь­я­сы та­нык­лы­гын ал­ды. Бы­ел ул икен­че юга­ры бе­лем бу­ен­ча дип­лом як­лар­га да җы­е­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев