САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның яшь укытучылары тәҗрибә уртаклаштылар

.

Бүген Әлмәт авылы мәктәбендә районның яшь укытучылары слеты узды. Бу семинар “Киләчәккә ышанычлы адымнар белән” исеме астында үткәрелде. Анда районыбызның яшь, энергияле укытучылары катнашты. Иң элек кунаклар мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлеге белән таныштылар. Аннан алар тәҗрибәле укытучылар Миләүшә Гайнетдинова, Венера Шәймәрданова, Гөлнара Шәймәрданова, Әлфия Юнысова үткәргән дәресләрне карадылар. Шулай ук яшь укытучылар Рәмилә Хакова, Раушания Шәңгәрәева, Марат Әшрафуллин, Айсылу Сәгьдәтова дәресләрендә булдылар. Җәлил беренче санлы мәктәбе укытучылары Ф. Шәйхетдинова, Э. Алиева кызыклы мастер-класс күрсәттеләр. Очрашу түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән тәмамланды. Бу хакта Әлмәт мәктәбе укытучысы Миләүшә Гайнетдинова хәбәр итте һәм:
- Бу семинар районыбызның яшь укытучыларына тәҗрибә һәм осталык туплар өчен бик файдалы чара булды. Аларга очрашу бик ошады, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев