САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның Ватан сакчылары бәйрәм иттеләр

Бүген район үзәгенең Ял паркында Ватан сакчысы көне уңаеннан зур тантана үтте.

Аны чик сакчылары, диңгезчеләр, десантчылар, әфганчылар һәм Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләренең төркемнәре инициативасы белән төзелгән "Хәрби кардәшлек" иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Чарада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм бәйрәм сәламен ирештерде, мактау грамоталары тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, хәрби төркемнәрнең җитәкчеләре дә изге теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан "Билгесез солдатлар" һәйкәленә такыялар, тере чәчәкләр салынды, вафат һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә салынган һәйкәлгә дә кызыл канәферләр салдылар.

Тантанада катнашучылар кайнар чәй белән сыйландылар, тәмле өчпочмактан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев