САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның сәнгать осталары "Балкыш"ны балкыттылар

18 март көнне Әлмәт шәһәрендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VIl "Балкыш" Республика фестивале үтте.

Безнең район данын Иске Минзәләбаш авылыннан "Әүлия моңнары" (җитәкчесе Р. Йөзлебаева), район мәдәният йортының "Илек" җыр-бию ансамбле (җитәкчесе А. Галиева), Мортыш Тамак авылыннан "Чишмә" фольклор ансамбле (җитәкчесе Р. Хөсэенова), Ләке авылыннан "Игәнә"халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Р. Асанова), Нөркәй авылыннан "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбле (җитәкчесе И. Кутусова), Александровка авылыннан "Ядкарь" вокаль ансамбле (җитәкчесе Г. Бәдертдинова), Җәлил бистәсеннән Нәвия Гатиятуллина, Альбина Гобәйдуллина, Сарманнан Дилүс Гомәров, Марселия Гәрәева якладылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга оештыручыларның Дипломнары тапшырылды. Фестивальнең финал өлешенә үтүчеләр башкалада чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев