САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

16 июнь көнне – июньнең өченче якшәмбесендә - Медицина хезмәткәрләре көне иде.

Шул уңайдан бүген – 21 июнь көнне районның медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать кочагында зур тантана рәвешендә билгеләп үттеләр. Аларны бәйрәм белән иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов, кадрлар бүлеге начальнигы Миннәсгать Галимов тәбрикләделәр. Иң уңган, иң тырыш медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, район Советы һәм район башлыгының, район үзәк хастаханәсенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, ветераннар хөрмәтләнде. Алар өчен иң изге теләкләр һәм иң матур җырлар яңгырады. Бәйрәм уен-көлке, җыр-бию, спорт ярышлары белән дәвам итте. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X