Өлкәннәр көне уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Мәктәп кучылары үзләренең чыгышлары, концерт номерлары белән әби-бабайларны тәбрик иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук көзге уңышлардан бик матур күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәдәге өстәлләрне бизәүдә Мортыштамак мәктәбенең рус теле укытучысы Резедә Юнысова зур булышлык күрсәтте. Тырыш хезмәте өчен авыл җирлеге...
Өлкәннәр көне уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында бәйрәм оештырылды. Мәктәп кучылары үзләренең чыгышлары, концерт номерлары белән әби-бабайларны тәбрик иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук көзге уңышлардан бик матур күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәдәге өстәлләрне бизәүдә Мортыштамак мәктәбенең рус теле укытучысы Резедә Юнысова зур булышлык күрсәтте. Тырыш хезмәте өчен авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев аңа Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырды. Афәрин, Резедә Рәсимовна!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз