САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Әнәс Ибәтуллиннан шигъри сәлам

Югалту Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи истәлегенә Халкыбызның моңлы сандугачы, Күмелә идең алкышларга. Көтмәгәндә югалту хәбәре, Салды бит кара сагышларга. Әлфия апа яңа киткән иде, Басылмады юллар тузаны. Әллә инде җәннәт бакчасына, Җырчы кошлар кирәк булганмы. Көзләр әле җитмәгән иде бит, Кошлар китәргә дә иртәрәк. Кайтмас җиргә яшьли китүләрең, Аянычлы булды...

Югалту

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи истәлегенә

Халкыбызның моңлы сандугачы,

Күмелә идең алкышларга.

Көтмәгәндә югалту хәбәре,

Салды бит кара сагышларга.

Әлфия апа яңа киткән иде,

Басылмады юллар тузаны.

Әллә инде җәннәт бакчасына,

Җырчы кошлар кирәк булганмы.

Көзләр әле җитмәгән иде бит,

Кошлар китәргә дә иртәрәк.

Кайтмас җиргә яшьли китүләрең,

Аянычлы булды шул бигрәк.

Бакчаларда янып кызаралар,

Син яраткан кызыл чияләр.

Урманнарда парлы чыршыларың

Юксынудан башын ияләр.

Юк, ышанасы килми син югына,

Дуслар, туганнар калды синсез.

Җырларың яңгырый радиодан,

Моңнарың да синең үлемсез...

Әнәс Ибәтуллин

Җырлар кайта туган җирләргә.

Музыка укытучысы, күп көйләр иҗат иткән Рәйсә Ибраһим кызына.

Магниткада1 туып үскән кыз ул,

Кыя-ташлы Урал ягыннан.

Бабайларның үткән юлы монда

Язмыш-ташка уеп язылган.

Бәхет эзләп тугел, михнәт кичеп,

Кубарылып торган урыннан,

Себерләргә сөрелгән дә татар,

Уралларга килеп сыенган.

Уралларның юлы такыр микән,

Озак микән тагын барасы?

Атларга төялеп чыгып киткән

Богауланган татар баласы.

Реклама

Башка берәүгә дә күрсәтмәсен.

Юлда алар ниләр күргәнне.

Әбиләрдән тартып алып, сакчы,

Мыскыллаган изге Коръәнне.

Югалмаган авыл агайлары,

Корыч койган, тапкан рудасын.

Магниткаларны төзегән чакта.

Онытмаган динен, кыйбласын.

Бәгырьләрне өзеп моң таралган,

"Гөлҗамал", "Рәйхан", "Әпипәсе",

Әниләрнең күзен юешләтеп,

Әйләнгән патефон тәлинкәсе.

Шул җырларны күңеленә салып,

Тыңлап үскән үсмер кыз бала.

Кем белә бит, бәлки, шул чагында,

Җырга мәхәббәте уяна...

Әниләре Сарман төбәгеннән.

Әтиләре булган Апастан.

Берсен берсе тапкан яшь йөрәкләр

Чит җирләргә килеп кавышкан.

Милли күңелле, гадел бул, диеп,

Бишектә әбисе тирбәткән.

Әнисе сөйләгән "Туган телне",

Тукай әкиятен өйрәткән...

Юк, онытылмаган изге хисләр,

Күңелендә килгән җыелып.

Әти-әниләрнең җирсүләре,

Языладыр хәзер җыр булып.

Үзе язган көйне уйный, Рәйсә,

Милли моңга тула йөрәкләр,

Тыңлый ул көйне Ләшәү буенда,

Бабасы утырткан тирәкләр.

Тамчылап өйрәтә халык җырын

Нәниләргә-килер буынга.

Әйләнеп кайта туган җирләргә

"Карурман", Тәфтиләү", "Уеллар"...

Әнәс Ибәтуллин.

1 Магнитка - Магнитогорск шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X