САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Гөлнур Зөлкәрнәевадан ир-егетләребезгә бәйрәм сәламе

БҮГЕН - БӘЙРӘМ

Бүген - бәйрәм, беләсезме

Нинди бәйрәм икәнен?

Ир-егетләрне котларга

Вакыт килеп җиткәнен. 

Беләсегез килсә, бүген -

Ватан сакчысы көне.

Армия сафларында булган

Чын ир-егетләр көне.

Котлыйк, әйдә, егетләрне,

Яшүсмер балаларны.

Алар да - бит илебезнең

Булачак солдатлары.

Һәр ир бала бу дөньяда

Уза солдат тормышын.

Солдат булып,татып карый

Сынауларын язмышның.

Бабайлар да, әтиләр дә

Солдат булып алганнар.

Туган илен тугры саклап,

Ышаныч аклаганнар.

Котлыйк әле бу дөньяга

Ул тапкан әниләрне,

Хәтта бишектә яткан

Кечкенә нәниләрне.

Бәйрәм белән барыгызны

Чын йөрәктән котлыймын.

Сәламәтлек, бәхет теләп,

Изге теләк юллыймын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев