САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызга төшке ашка "Тулма" әзерләү ысулын тәкъдим итәбез

Тулма (голубцы) 200 г кәбестә 100-120 г сөяксез ит 2 бал калагы дөге 1/3 суган 170 г сыер мае 10 г помидор 10 г кишер 2 аш кашыгы каймак Тәменчә тоз, борыч Кәбестә яфракларын аерып алырга һәм 5-10 минут кайнап торган тозлы суда пешерергә. Итне суган белән бергә кушып иттарткычтан...

Тулма (голубцы)

200 г кәбестә
100-120 г сөяксез ит
2 бал калагы дөге
1/3 суган
170 г сыер мае
10 г помидор
10 г кишер
2 аш кашыгы каймак
Тәменчә тоз, борыч

Кәбестә яфракларын аерып алырга һәм 5-10 минут кайнап торган тозлы суда пешерергә.

Итне суган белән бергә кушып иттарткычтан чыгагырга һәм борыч, тоз салып болгатырга.

Дөгене бүрттерергә һәм иткә кушарга.

Суынган кәбестә яфракларына эчлекне салырга һәм озынча формага китереп төрергә кирәк.

Әзер тулманы тугланган йомыркага манчып алалар яки ике ягын да майлыйлар.

Кызган майлы табада башта тулманы кыздырып алалар, аннары әзер соусны салып 30-40 минут томалап пешерәләр.

Соус өчен сыер маен эретергә, кишер, суган, помидорны турап һәм табага салып кыздырырга кирәк.

Азрак вакыттан соң су, каймак, тоз, борыч кушарга һәм 10-15 минут пешерергә.

Әзер тулманы табынга тәлинкәгә икешәр итеп соус сибеп чыгаралар.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев