Райондашларыбыз "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призларына ия булдылар

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - телевизор" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Аның нәтиҗәләре билгеләнде. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды. Айпад, фотоаппаратлар,...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - телевизор" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Аның нәтиҗәләре билгеләнде.

Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды.

Айпад, фотоаппаратлар, савыт-сабалар җыелмасыннан тыш, һәрбер районнан иң күп подписка суммасы булган абунәчегә бүләк җыелмасы тапшырылды. Безнең районнан бүләкләүчеләр дә булды. Чукмарлы авылыннан Фәһимә Мөхәммәтшина савыт-саба җыелмасы отты, районның иң актив матбугатка язылучысы - Мортыштамак авылыннан Резедә Газизова махсус приз белән бүләкләнде.

Фәһимә апа бүгенге көндә лаеклы ялда, ә Резедә Газизова район Советының гомуми бүлеге начальнигы булып эшли.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле сарманлылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
    8 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте