САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз Бөтенроссия җыенында катнаштылар

Агымдагы елның 4-10 сентябрь көннәрендә Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены уздырыла.

Әлеге җыенның төп юнәлеше - “Себер, Идел-Урал һәм Евразияның башка төбәкләрендә урнашкан татар шәһәр бистәләре һәм авыллары халкы бердәмлегенең төп нигезе, милли мәдәнияте һәм заманча икътисадны саклап калу һәм үстерү. Үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары”.
Район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова һәм Карашай-Саклау мәктәбе укытучысы Назим Мәхмүтов форум программасы кысаларында үзләренең фәнни эзләнүләре буенча доклад белән чыгыш ясадылар.
Җыенда төрле темаларга багышланган секция утырышлары үткәрелә, татар авылларында милли иҗат коллективлары катнашында концертлар һәм башка чаралар оештырыла.
Дания Кәшипова тарихи эштә актив катнашканы, татар халкының тарихы турындагы белемнәрне таратканы, яшь буында туган якка мәхәббәт тәрбияләгәне һәм Омск һәм Свердловск өлкәләрендә үткәрелә торган VI форум эшендә катнашуы уңаеннан Грамота белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев