САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз алтын юбилейларын бәйрәм итәләр

.

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССРның, Татарстанның язучылар берлеге әгьзасы, журналист, шагыйрә Клара Булатова белән тормыш иптәше Нәфис абый  бүген гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Карамалы кызы хезмәт юлын да туган ягында - Түбән Ләшәү мәктәбендә башлый. Ә гаилә башлыгының тормышы хәрби хезмәт белән бәйле. Бер-берсен аңлап, иңне-иңгә куеп үткән ярты гасыр гомердә авырлыкларны да, бәхетле мизгелләрне дә бергә кичерәләр. Бүгенге көндә Әлмәт районы Нәдер авылында гомер кичерәләр алар, бала-оныкларга сөенеп яшиләр.

- Бабаема рәхмәт, тормышымда терәк булды. Икенче елга 50 ел тула бит инде уртак тормыш башлаганга, - дигән иде Клара апа, узган ел җәй көне очрашкач. Әле киләчәктә дә тигез гомер, ныклы саулык насыйп булсын үзләренә.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев