САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашларга июнь аена сынамышлар

.

15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.
16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтә.
17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла.
18 июнь көнне үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
23 июнь көнне салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.
24 июнь көнне томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
25 июнь – черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
26 июнь көнне бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июнь көнне бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
28 июнь – иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
29 июнь көнне яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.
30 июнь көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев