САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ра­йо­нда спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­га зур әһә­ми­ят би­ре­лә

Ра­йо­ны­быз­да спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­га зур әһә­ми­ят би­ре­лә. Спорт­чы­ла­ры­быз ра­йон, рес­пуб­ли­ка, илкү­лә­м ге­нә тү­гел, бөтендөнь­я­ ярышларда да та­ныла­лар. Алар­ның уңыш­ла­рын без да­и­ми рә­веш­тә га­зе­та бит­лә­рен­дә һәм ин­тер­нет чел­тә­рен­дә як­тыр­та­быз. Һәр елны августның икенче шимбәсендә Рос­си­я­дә Физ­куль­ту­ра­чы­лар кө­не билгеләп үтелә. Шул уңайдан без иң зур җи­ңү­ләр­гә...

Ра­йо­ны­быз­да спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­га зур әһә­ми­ят би­ре­лә. Спорт­чы­ла­ры­быз ра­йон, рес­пуб­ли­ка, илкү­лә­м ге­нә тү­гел, бөтендөнь­я­ ярышларда да та­ныла­лар. Алар­ның уңыш­ла­рын без да­и­ми рә­веш­тә га­зе­та бит­лә­рен­дә һәм ин­тер­нет чел­тә­рен­дә як­тыр­та­быз. Һәр елны августның икенче шимбәсендә Рос­си­я­дә Физ­куль­ту­ра­чы­лар кө­не билгеләп үтелә. Шул уңайдан без иң зур җи­ңү­ләр­гә иреш­кән спорт­чы­ла­ры­бызны барларга бул­дык.

Ел дә­ва­мын­да без­не­ке­ләр бик күп төр­ле ярыш­лар­да кат­на­ша­лар - чаң­гы­дан баш­лап йө­зү­гә ка­дәр. Тур­нир­лар­дан бокс­чы­ла­ры­быз бе­лән пауэр­лиф­тинг­чы­ла­ры­быз да чит­тә кал­мый­лар, бө­тен җир­дән дә ди­яр­лек ме­даль­ләр һәм Ку­бок­лар бе­лән кай­та­лар. Фут­бол, хок­кей, во­лей­бол, бас­кет­бол­ны егет­ләр ге­нә тү­гел, кыз­лар да уй­ный­лар, уңыш­лар­га ире­шә­ләр. Әле бит тен­нис­чы­ла­ры­быз бе­лән шах­мат­чы­ла­ры­быз, ве­ло­си­пед­чы­ла­ры­быз бе­лән кар­тинг­чы­ла­ры­быз, кө­рәш­че­лә­ре­без дә бар...

Са­ла­ват Хә­сән­шин - Җә­лил бис­тә­се еге­те. Ул «Сә­ла­мәт­лек» спар­та­ки­а­да­сы кы­са­ла­рын­да авыл ра­йон­на­ры ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да чаң­гы узыш­ла­ры бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка чем­пи­о­на­тын­да ра­йон ко­ман­да­сы­ның җи­ңү­е­нә үз өле­шен керт­те. «Та­тарс­тан­ның чаң­гы юл­ла­ры-2017» Бө­тен­рос­сия чаң­гы ярыш­ла­ры баш­ла­ныр ал­дын­нан Сар­ман аг­рар көл­ли­я­тен­дә бе­лем алу­чы егет­кә ал­да­гы уңыш­ла­ры өчен бү­ләк һәм спорт ос­та­сы­на кан­ди­дат бил­ге­се тап­шыр­ды­лар. Бу Са­ла­ват­ка җи­ңү өчен яңа көч­ләр бир­де - ул 1999-2001 ел­гы егет­ләр ара­сын­да фи­ниш­ка бе­рен­че бу­лып кил­де. Бө­гел­мә шә­һә­рен­дә үт­кән му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы приз­ла­ры­на 39 нчы ачык рес­пуб­ли­ка ма­ра­фо­нын­да 30 ки­ло­метр­га узыш­та Са­ла­ват икен­че урын ал­ды. Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның өчен­че ту­рын­да (Зәй) ра­йон җы­ел­ма ко­ман­да­сы авыл ра­йон­на­ры ара­сын­да бе­рен­че бул­ды. 4х5 ки­ло­метр­га эс­та­фе­та­да Са­ла­ват кат­наш­кан ко­ман­да икен­че урын ал­ды. Һәм, ни­һа­ять, Җә­лил­дә кыш­кы спорт се­зо­ны ябы­лу­га ба­гыш­лан­ган ачык рес­пуб­ли­ка ярыш­ла­рын­да чаңгычы егетебез 2000 ел­гы егет­ләр ара­сын­да җи­ңү­че бу­лып та­ныл­ды. Ал­га та­ба да шу­лай дә­вам ит, Са­ла­ват!

Сар­ман ур­та мәк­тә­бе­нең 8 «А» сый­ны­фы уку­чы­сы Ре­ги­на Амурс­кая бар­лык сте­ре­о­тип­лар­ны да җи­ме­рә. Ул, егет­ләр­дән дә уз­ды­рып, пауэр­лиф­тинг (ят­кан ки­леш штан­га кү­тә­рү) бе­лән шө­гыль­лә­нә. Бы­ел гы­на да Ре­ги­на бик күп җи­ңү­ләр­гә иреш­те. Иң элек ул Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә үт­кән V Яңа ел тур­ни­рын­да өчен­че урын ал­ды, ан­на­ры Яшел Үзән­дә Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Бе­рен­че­ле­ген­дә 43 ки­лог­рамм­га ка­дәр авыр­лык ка­те­го­ри­я­сен­дә җи­ңү яу­ла­ды. Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең ачык ку­бо­гын­да Ре­ги­на шу­лай ук җи­ңү­че бу­лып та­ныл­ды һәм «На­род­ный жим» кү­не­гү­ен­дә спорт ос­та­сы­на кан­ди­дат нор­ма­ти­вын үтә­де. Әл­мәт­тә уз­ган Рес­пуб­ли­ка Чем­пи­о­на­тын­да спорт­чы­быз өл­кән­нәр ара­сын­да чы­гыш яса­ды. Ят­кан ки­леш штан­га кү­тә­рү­дә ул җиң­де һәм спорт ос­та­сы­на кан­ди­дат нор­ма­ти­вын үтә­де, бас­кан ки­леш кү­тә­рү­дә өчен­че бул­ды. Мен­де­ле­ев шә­һә­ре­нең 50 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган «СССР­ның 7 ге­ро­е» Ку­бо­гын­да Ре­ги­на ят­кан ки­леш штан­га кү­тә­рү­дә икен­че урын­га ла­ек бул­ды. «Торт өс­тен­дә чи­я» бу­лып, Со­чи шә­һә­рен­дә үт­кән Ев­ро­па Ку­бо­гы фи­на­лы то­ра. Ан­да Ре­ги­на ят­кан ки­леш штан­га кү­тә­рү­дә кө­меш ме­даль­гә ла­ек бул­ды, ха­лы­ка­ра класс спорт ос­та­сы, «Русс­кий жим» бу­ен­ча - спорт ос­та­сы нор­ма­тив­ла­рын үтә­де (бу ярыш­лар­да Ди­на­ра Ка­ма­лет­ди­но­ва да ике төр кү­не­гү­дә чем­пи­он исе­ме ал­ды). Чын­нан да, егет­ләр дә көн­лә­шер­лек нә­ти­җә­ләр бит бу! Әле Ре­ги­на ту­рын­да Ка­зан­ның Sports Kids жур­на­лын­да яз­ма да чы­га­чак.

Бокс­чы Сар­ман еге­те Ди­нар Зи­ат­ди­нов ту­рын­да бик күп­лә­ре­гез­нең ишет­кә­не бар­дыр. Бу спорт тө­ре бу­ен­ча ярыш­лар баш­ка төр ярыш­лар­га ка­ра­ган­да ча­гыш­тыр­ма­ча си­рәг­рәк үтә, тик ул кат­наш­кан һәр­бер тур­ни­рын­да җи­ңеп ба­ра. Чир­ме­шән авы­лын­да үт­кән III Бө­тен­рос­сия тур­ни­рын­да Ди­нар чем­пи­он бу­лып та­ныл­ды. Ан­на­ры Баш­кор­тос­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Ок­тябрьс­кий шә­һә­рен­дә шә­һәр ок­ру­гы ад­ми­нист­ра­ци­я­се баш­лы­гы приз­ла­ры­на ачык рес­пуб­ли­ка тур­ни­ры оеш­ты­рыл­ды. Без­нең егет ан­да да сы­нат­ма­ды - 52 ки­лог­рамм­га ка­дәр авыр­лык ка­те­го­ри­я­сен­дә җи­ңеп чык­ты. Бу тур­нир­дан соң ул ике ге­нә көн ял итеп өл­гер­де - Тө­мән шә­һә­рен­дә егет­ләр һәм юни­ор­лар ара­сын­да IV Ха­лы­ка­ра бокс тур­ни­рында Ди­нар үз ка­те­го­ри­я­сен­дә Тө­мән, та­җик һәм ка­зах спорт­чы­ла­рын­нан көч­ле­рәк бул­ды, чем­пи­он исе­ме ал­ды. Ме­нә шу­лай дөнь­я­га үзен та­ны­ту өс­тен­дә эш­ли Сар­ман еге­те!

Йө­зү­че­лә­ре­без дә сынатмыйлар. Әйе, бу спорт тө­ре бу­ен­ча да ярыш­лар да­и­ми рә­веш­тә оеш­ты­рыл­мый, тик үт­кән­нә­ре без­не­ке­ләр өчен нә­ти­җә­ле бу­ла­лар. Ми­сал өчен Җә­лил кы­зы Или­за Са­фиул­ли­на­ны (рәсемдә уртада) алыйк. Ул әк­рен­ләп ке­нә юга­ры күр­сәт­кеч­ләр­гә мен­де - иң элек Кук­ма­ра­да Рә­шит Хә­ки­мов ис­тә­ле­ге­нә оеш­ты­рыл­ган ачык тур­нир­да ике ара­га йө­зү­дә кө­меш һәм ба­кыр ме­даль­ләр­гә ия бул­ды. Мөс­лим­дә үт­кән тра­ди­ци­он ярыш­лар­да ин­де Или­за бар ос­та­лы­гын күр­сәт­те - ул ике ал­тын ме­даль от­ты. Мин­зә­лә­дә оеш­ты­рыл­ган ТР Бе­рен­че­ле­ген­дә 100 метр­га - комп­лекс­лы, 50 һәм 100 метр­га ирек­ле алым бе­лән йө­зү­дә аңа тиң­нәр бул­ма­ды. Бер ярыш­та - өч ал­тын! Мон­дый уңыш көч­ле­ләр­гә ге­нә ел­мая.

Өл­кән яшь­тә­ге ра­йон­даш­ла­ры­быз да спорт бе­лән бик теләп шө­гыль­ләнәләр­, төр­ле ча­ра­лар­да ак­тив кат­на­ша­лар. Чук­мар­лы авы­лын­нан Мө­нир Гыйль­ма­нов­ка бы­ел 78 яшь тул­ды, ә ул әле чаң­гы­дан тө­шәр­гә уй­ла­мый. Сар­ман­да үт­кән «Та­тарс­тан­ның чаң­гы юл­ла­ры-2017» Бө­тен­рос­сия чаң­гы ярыш­ла­рын­да ул ир-ат­лар ара­сын­да иң ос­та спорт­чы бу­лып та­ныл­ды. Элег­рәк Мө­нир абый Са­бан­туй бәй­рәм­нә­рен­дә да­и­ми рә­веш­тә йө­ге­рү ярыш­ла­рын­да приз­лы урын­нар ал­ган. Яшь бу­ын­га ме­нә ди­гән үр­нәк бу­лып то­ра Мө­нир абый!

Уңышлы эшләүче тренерларыбыз

Айдар Гатауллин, Владимир Перетурин, Фло­рит Мәкъ­сү­тов, Ар­тур Ма­ну­кян, Иль­яс Ну­ри­ев, Рөс­тәм Ти­мер­га­лин, Ай­дар Га­ли­әх­мә­тов, Сер­гей Морд­вин­цев, Эду­ард Их­са­нов, Ра­иф Сә­ет­шин, Тәл­гать Аху­нов, Нәр­киз Мө­хәм­мә­тов, Ра­мил Та­ли­бул­лин.

Сүз уңаеннан

Районда "Олимпийские надежды" спорт-сәламәтләндерү лагере эшли. Быел ул ике сменада үтте. Барлыгы 200гә якын укучы лагерьда үз сәламәтлекләрен ныгыттылар. Ял иткән арада алар төрле кызыклы урыннарга экскурсияләргә бардылар, шул исәптән матбугат үзәгендә дә кунакта булдылар (төп фото).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев