12 август 2017 яңалыклары
-
Районда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур әһәмият бирелә
Районыбызда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур әһәмият бирелә. Спортчыларыбыз район, республика, илкүләм генә түгел, бөтендөнья ярышларда да танылалар. Аларның уңышларын без даими рәвештә газета битләрендә һәм интернет челтәрендә яктыртабыз. Һәр елны августның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без иң зур җиңүләргә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – үлән чәе
Сезгә үлән чәе рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен карлыган, виноград, кура җиләге яфраклары, гөлчәчәк таҗ яфракчыклары, бөтнек, кура җиләге үзе, бераз чия һәм карлыган кирәк булалар. Бөтен ингредиентларны да алдан кайнар су белән чайкатылган «заварка» чәйнегенә салабыз. Кайнар су өстибез. Бераз тотабыз. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчәргә була....
-
Яхшыбай зиратында өмә үтәчәк
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Яхшыбай авылы зиратын чистарту өмәсенә көтеп калабыз. Аны чистарту зур көчләр таләп итә, шуңа күрә бу эшкә читтә яшәүче якташлар да үз өлешләрен кертсә иде. Үз вакытыгыз белән килә аласыз. Эш кораллары, шул исәптән чалгылар, чапкычлар алып килүегез сорала. Өмә бүген, шимбә (12 август), яки иртәгә, якшәмбе...