САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда ОДН түләүләре үзгәрмәячәк

Күп кат­лы йорт­лар­да яшәү­че ра­йон­даш­ла­ры­быз, то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен ян­варь кви­тан­ци­я­лә­рен кул­га алу­га, без­не дә со­рау­лар бе­лән күм­де­ләр: кви­тан­ци­я­ләр­дә күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр исем­ле­ге та­гы да арт­кан, бә­я­ләр кү­тә­рел­гән. Әле­ге со­рау­лар­га ачык­лык кер­тер­гә те­ләп, без ида­рә­че ком­па­ния ди­рек­то­ры Мәү­лә­ви­ев Ал­маз Шә­риф­җан улы­на мө­рә­җә­гать ит­тек. - Чын­нан да, күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр исем­ле­ген­дә та­гын...

Күп кат­лы йорт­лар­да яшәү­че ра­йон­даш­ла­ры­быз, то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен ян­варь кви­тан­ци­я­лә­рен кул­га алу­га, без­не дә со­рау­лар бе­лән күм­де­ләр: кви­тан­ци­я­ләр­дә күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр исем­ле­ге та­гы да арт­кан, бә­я­ләр кү­тә­рел­гән. Әле­ге со­рау­лар­га ачык­лык кер­тер­гә те­ләп, без ида­рә­че ком­па­ния ди­рек­то­ры Мәү­лә­ви­ев Ал­маз Шә­риф­җан улы­на мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Чын­нан да, күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр исем­ле­ген­дә та­гын ике төр­ле хез­мәт бар­лык­ка кил­де: "То­рак йорт­ны тәэ­мин итү өчен то­ты­ла тор­ган сал­кын су" (Хо­лод­ная во­да на со­дер­жа­ние ж/д) һәм "То­рак йорт­ны тәэ­мин итү өчен то­ты­ла тор­ган электр энер­ги­я­се" (Элект­рос­наб­же­ние на со­дер­жа­ние ж/д). Бо­лар - элек­ке­ге ОДН, ягъ­ни го­му­ми йорт чы­гым­на­ры. Элек алар счет­чик күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча ком­му­наль хез­мәт бу­ла­рак исәп­лән­гән бул­са, бы­ел­ның 1 ян­ва­рен­нән нор­ма­тив бу­ен­ча исәп­лә­нә баш­ла­ды­лар, ягъ­ни хә­зер го­му­ми йорт исәп-хи­сап при­бор­ла­ры­ның күр­сәт­-кеч­лә­ре исәп­кә алын­мый. ОДН өчен тү­ләүне исәп­ләү тәр­ти­бе Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең 1498 сан­лы Ка­ра­ры (26.12.2016) ни­ге­зен­дә үз­гәр­тел­де.

- Ә бу кай ягы бе­лән уңай?

- ОДН­ны элек­ке­чә исәп­лә­гән­дә, фа­тир ху­җа­ла­ры аны счет­чик­ла­ры бул­ма­ган яки аның күр­сәт­кеч­лә­рен ки­ме­теп күр­сә­тү­че на­мус­сыз күр­ше­лә­ре өчен дә тү­ләр­гә мәҗ­бүр бу­ла­лар иде. Ә хә­зер күп кат­лы йорт­лар­да яшәү­че­ләр күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­не кул­ла­ну нор­ма­тив­ла­рын­нан чы­гып тү­лә­я­чәк­ләр. Ул фор­му­ла бу­ен­ча исәп­лә­нә. Хез­мәт­не кул­ла­ну но­р­ма­ти­вы әле­ге хез­мәт­нең бә­я­се­нә һәм го­му­ми кул­ла­ну уры­ны­ның мәй­да­ны­на тап­кыр­ла­на. Бо­лар йорт­ның ке­ше яши һәм яшә­ми тор­ган өлеш­лә­ре­нең го­му­ми мәй­да­ны­на бү­ле­нә. Су­га һәм электр энер­ги­я­се­нә нор­ма­тив­лар былтыр ук рас­лан­ды, һәм бу яр­ты­ел­лык­та үз­гәр­тел­мә­я­чәк­ләр. Шу­лай бул­гач, ОДН өчен бә­я­ләр хә­зер­гә уз­ган ел­гы­дан кү­тә­рел­мә­я­чәк.

- ОДН нор­ма­тив­тан чы­гып исәп­лән­гәч, аның кү­лә­ме хә­зер ай са­ен бер­төр­ле бу­ла­чак, ди­гән сүз­ме бу?

- Әйе. Чөн­ки йорт­та­гы ке­ше яши һәм яшә­ми тор­ган мәй­дан­нар үз­гәр­ми. Лә­кин бер йорт­та яшәү­че­ләр тү­ли тор­ган ОДН икен­че йорт­та яшәү­че­ләр­не­кен­нән ае­ры­лыр­га мөм­кин. Чөн­ки төр­ле йорт­ның мәй­да­ны төр­ле­чә. Шу­ңа кү­рә бә­хәс­ләр ки­леп чы­га икән, йорт­ның тех­пас­пор­ты мө­һим роль уй­на­я­чак.

- Без, ягъ­ни күп кат­лы йорт­лар­ның фа­тир ху­җа­ла­ры, ОДН­ны нор­ма­тив бу­ен­ча тү­ли­без, ә за­каз­чик, ягъ­ни ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр пос­тав­щик­лар­га, ягъ­ни су, электр энер­ги­я­се бе­лән тәэ­мин итү­че­ләр­гә ни­чек тү­лә­я­чәк­ләр? Без кул­ла­на тор­ган су, электр энер­ги­я­се, шу­лай ук го­му­ми йорт өчен чы­гым­нар нор­ма­тив­тан ар­тып ки­тәр­гә дә мөм­кин бит.

- Ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр ком­му­наль хез­мәт күр­сә­тү­че­ләр бе­лән го­му­ми йорт при­бор­ла­ры күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча исәп-хи­сап яса­я­чак. Го­му­ми йорт чы­гым­на­ры нор­ма­тив­тан ар­тып ки­тә икән, аер­ма ида­рә­че ком­па­ния җил­кә­се­нә тө­шә. Шу­ны­сы да бар: кем­нәр­дер күр­сәт­кеч­лә­рен ки­ме­теп күр­сә­тер­гә мөм­кин. Бу оч­рак­та су, электр энер­ги­я­се юга­лу оч­рак­ла­рын ачык­лау бу­ен­ча эш­ләр­гә ти­еш бу­ла­чак­быз.

- Йорт­та ки­бет һәм баш­ка шу­ның ке­бек арен­да­га би­рел­гән бүл­мә­ләр дә бу­лыр­га мөм­кин бит.

- Бу оч­рак­та арен­да­га би­рел­гән ки­бет мәй­да­ны го­му­ми йорт мөл­кә­те исем­ле­ген­нән алы­ныр­га һәм аның өчен ан­нан фай­да­ла­ну­чы тү­ләр­гә ти­еш.

- Ә то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә бә­я­ләр ту­рын­да нәр­сә әй­тә ала­сыз?

- Фе­де­раль за­кон­да­гы үз­гә­реш­ләр ни­ге­зен­дә ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты ка­ра­ры бе­лән 2017 ел­га то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү кү­ләм­нә­ре рас­лан­ды. Үз­гә­реш­ләр ни­ге­зен­дә, то­рак хез­мәт­лә­ре өчен бә­я­ләр агым­да­гы ел­ның 1 ян­ва­рен­нән арт­ты­рыл­ды. Ә ком­му­наль хез­мәт­ләр, ягъ­ни сал­кын су һәм ка­на­ли­за­ция өчен бә­я­ләр 1 июль­дән арт­ты­ры­ла­чак.

Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк: ка­на­ли­за­ция өчен нор­ма­тив әле бил­ге­лән­мә­гән. Шу­ңа кү­рә кви­тан­ци­я­ләр­дә әле­гә ка­на­ли­за­ция өчен ОДН тү­ләү пунк­ты юк. Ул ел­ның икен­че яр­ты­сын­нан бар­лык­ка ки­лер дип кө­те­лә.

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия Шә­ри­по­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев