САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда депутатлар балалы гаиләләрне кабул итәләр

Районда, «Ныклы гаилә» Федераль проекты кысаларында, «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутатлары балалы гаиләләрне кабул итү үткәрәләр. Алар барышында ике һәм күбрәк балалы гаиләләрнең махсус ипотека программасында катнашулары, ана капиталын куллануның киңәйтелгән мөмкинлекләре, беренче һәм икенче бала туганда башкарыла торган айлык түләүләр турында аңлатыла. Иртәгә - 27 февральдә балалы гаиләләрне Җәлилдә...

Районда, «Ныклы гаилә» Федераль проекты кысаларында, «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутатлары балалы гаиләләрне кабул итү үткәрәләр. Алар барышында ике һәм күбрәк балалы гаиләләрнең махсус ипотека программасында катнашулары, ана капиталын куллануның киңәйтелгән мөмкинлекләре, беренче һәм икенче бала туганда башкарыла торган айлык түләүләр турында аңлатыла.

Иртәгә - 27 февральдә балалы гаиләләрне Җәлилдә бистә башлыгы - депутат, партиянең Җәлил башлангыч бүлекчәсе секретаре Рәфыйк Кәримов, 1 мартта Карашай Саклауда бүлекчә секретаре, «Мәрхәмәт-Мелосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Вероника Хөсниева кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев