САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Районда чәчүлекләр югары бәя алды

Кичә «Агрокөч төркеме» җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмаларның баш агрономнарыннан, белгечләреннән торган комиссия, басу-кырларда булып, игеннәрнең торышын бәяләде. Анда шулай ук муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең район филиалы, «Агроэксперт төркеме»...

Кичә «Агрокөч төркеме» җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмаларның баш агрономнарыннан, белгечләреннән торган комиссия, басу-кырларда булып, игеннәрнең торышын бәяләде. Анда шулай ук муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең район филиалы, «Агроэксперт төркеме» җәмгыяте вәкилләре дә катнаштылар.

Тикшерү аграр көллият басуларыннан башланды. Аннан маршрут «Сарман», «Нөркәй», «Туган як» агрофирмалары чәчүлекләре аша узып, яңадан «Сарман» аша «Җәлил» агрофирмасында төгәлләнде. Быел, язның соңарып килүе һәм, шул сәбәпле, кыр эшләренә соңрак керешү аркасында, игеннәрнең үсеше узган елдагыдан бераз калышса да, аларның торышы әйбәт булуы, көннәр шушылай җылы торганда һәм туфракта дым да булганда, аларның былтыргы дәрәҗәне куып җитәчәкләре әйтелде. Кыр эшләренең тиешенчә башкарылуы билгеләп үтелде. Ә иң яхшы чәчүлекләр дип «Җәлил» агрофирмасыныкылар табылды. Икенче урын «Сарман» һәм Нөркәй» агрофирмаларына бирелде. Өченче урында - «Туган як» агрофирмасы һәм аграр көллият басулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев