САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда бүген уңыш бәйрәме уза

Басуларда, терлекчелек фермаларында, авыл хуҗалыгының башка тармакларында ел буе тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнә, алар адресына иң җылы сүзләр әйтелә, матур җырлар яңгырый. Аль­берт Шә­ри­пов, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы: - Авыл ху­җа­лы­гы һәм эш­кәр­тү сә­нә­га­те - иле­без икъ­ти­са­дын үс­те­рү­че, һәр­кай­сы­быз­ның та­бын мул­лы­гын­да төп роль­не уй­нау­чы тар­мак. Ел са­ен...

Басуларда, терлекчелек фермаларында, авыл хуҗалыгының башка тармакларында ел буе тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнә, алар адресына иң җылы сүзләр әйтелә, матур җырлар яңгырый.

Аль­берт Шә­ри­пов, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы:

- Авыл ху­җа­лы­гы һәм эш­кәр­тү сә­нә­га­те - иле­без икъ­ти­са­дын үс­те­рү­че, һәр­кай­сы­быз­ның та­бын мул­лы­гын­да төп роль­не уй­нау­чы тар­мак.

Ел са­ен ок­тябрь аен­да азык-тө­лек әзер­ләү­дә ар­мый-тал­мый хез­мәт ку­ю­чы­лар­ның һө­нә­ри бәй­рә­ме бил­ге­ләп үте­лә. Ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­чән­нә­ре бу күр­кәм бәй­рәм­не бы­ел ае­ру­ча зур уңыш­лар бе­лән кар­шы­лый­лар. Аг­ро­тех­ник срок­лар тө­гәл үтә­леп, юга­ры сый­фат бе­лән бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар ба­ры­сы 44 мең гек­тар мәй­дан­да чә­чел­де. Шу­ның эчен­нән яз­гы бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар 28 мең гек­тар мәй­дан­да жир ку­е­ны­на са­лын­ды. Бар­лык тех­но­ло­гик та­ләп­ләр­не тө­гәл үтәп, 12 мең гек­тар­да - ши­кәр чө­ген­де­ре, 6100 гек­тар­да - ку­ку­ру­за, 3000 гек­тар­да көн­ба­гыш чә­чел­де. Бөр­тек­ле­ләр­дән ур­та­ча бер гек­тар­дан 44,4 цент­нер уңыш алын­ды, ту­лай җы­ем 189300 тон­на бул­ды. Нә­ти­җә­дә без рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча мак­тау­лы III урын­га ла­ек бул­дык. Ши­кәр чө­ген­де­рен­нән мул уңыш ал­дык, барлыгы 550000 тонна җыеп алынды. Ул 1 гек­тар­дан 458 цент­нер тәш­кил ит­те. Ра­йон та­ри­хын­да мон­дый уңыш­ның бул­га­ны юк иде. Зәй ши­кәр за­во­ды­на 300000 тон­на тат­лы та­мыр тап­шы­рыл­ды.

Ра­йон кыр­ла­ры­на ба­ры­сы 21 мең тон­на­га якын ми­не­раль аш­ла­ма­лар кер­тел­де, бу - тәэ­сир итү­чән мат­дә­дә гек­та­ры­на 106 ки­лог­рамм, ди­гән сүз. Ул - рес­пуб­ли­ка­да иң юга­ры күр­сәт­кеч­ләр­нең бер­се.

Ра­йон­да бы­ел ба­ры­сы 50 мең тон­на­дан ар­тык азык бе­рәм­ле­ге хә­зер­лән­де, бу бер шарт­лы тер­лек­кә 46 цент­нер­ны тәш­кил итә. Бу күр­сәт­кеч бу­ен­ча да без рес­пуб­ли­ка­да - I урын­да. Тер­лек­ләр өчен юга­ры сый­фат­лы 8300 тон­на пе­чән, 102 мең тон­на се­наж, 73 мең тон­на ку­ку­руз си­ло­сы са­лын­ды.

Уҗым куль­ту­ра­ла­ры ба­ры­сы 17 мең гек­тар­да чә­чел­де.

Туф­рак­ны төп эш­кәр­тү бар­лы­гы 61 мең гек­тар, ягъ­ни 100 про­цент мәй­дан­да баш­ка­рыл­ды.

Ра­йон­да 14494 баш мө­гез­ле эре тер­лек исәп­лә­нә. Бу уз­ган ел­гы­дан 7 про­цент­ка ар­тыг­рак. Бар­лы­гы 1,5 мең тон­на ит җи­теш­те­рел­де. Уз­ган ел­гы бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, үсеш 12 про­цент тәш­кил итә. Сөт 18,8 мең тон­на, уз­ган ел­гы­дан 8 про­цент­ка ар­тыг­рак са­вып алын­ды.

Бил­ге­ле, без­нең уңыш­ла­ры­быз­да рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге, ра­йон баш­лы­гы Фә­рит Хөс­нул­лин­ның, "Аг­ро­көч", "Аг­ро­көч төр­кем" җәм­гы­ять­лә­ренең өле­ше дә зур. Алар без­нең эш­чән­лек­не да­и­ми күз уңын­да то­тып, яр­дәм итеп то­ра­лар, алар­ның бу­лыш­лы­гы бе­лән авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гын­да төр­ле прог­рам­ма­лар һәм про­ект­лар тор­мыш­ка ашы­ры­ла, ху­җа­лык­лар­ның мат­ди-тех­ник ба­за­сы ны­гы­ты­ла.

Иле­без­дә азык мул­лы­гы, тор­мы­шы­быз бө­тен­ле­ге өчен ар­мый-тал­мый ты­рыш хез­мәт ку­ю­чы авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­чән­нә­ре­нә иң җы­лы сүз­ләр­не ге­нә җит­ке­рә­се ки­лә. Фи­да­карь хез­мә­те­гез өчен олы рәх­мәт сез­гә! Мин сез­не чын кү­ңел­дән һө­нә­ри бәй­рә­ме­без бе­лән тәб­рик итәм, сез­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, кү­ңел ты­ныч­лы­гы, йорт­ла­ры­гыз­да имин­лек, мул­лык һәм бә­рә­кәт те­лим, хөр­мәт­ле авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­чән­нә­ре!

Һөнәри бәйрәмебез белән!

Ке­ше­нең сә­ла­мәт тук­ла­ну­ы­ның ни­ге­зе бу­лып, та­би­гый ри­зык­лар са­на­ла. Алар­ны үс­те­рү, эш­кәр­тү һәм җир­не ту­ен­ды­ру бү­ген­ге көн сә­нә­га­те­нең ае­рыл­гы­сыз тар­ма­гы­на, ә икъ­ти­сад­ның мө­һим сфе­ра­сы­на әй­лән­де. Ха­лык­ның күп­че­лек өле­ше өчен бу бер­дән­бер та­быш чы­га­на­гы бу­лып то­ра. Авыл ху­җа­лы­гы һәм эш­кәр­тү сә­нә­га­те хез­мәт­чән­нә­ре кө­не шун­дый эш­чән­лек бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр­гә ба­гыш­ла­на да ин­де.

Ил­не ту­ен­ды­ру­чы­лар - авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гын­да эш­ләү­че­ләр­не шу­лай дип атый­лар. Көн­не төн­гә ял­гап, ба­су­лар­да, тер­лек­че­лек фер­ма­ла­рын­да хез­мәт ку­ю­чы, иле­без хал­кы, төр­ле һө­нәр ия­лә­ре­нең та­бын мул­лы­гы өчен ял һәм бәй­рәм­нәр бе­лән дә исәп­ләш­мәү­че бу фи­да­карь җан­нар­дан баш­ка ил­дә бер эш тә бар­мас иде. "Сар­ман" аг­ро­фир­масы хез­мәт­чән­нә­ре дә нәкъ шун­дый уң­ган­нар рә­те­нә ке­рә­ләр. Алар ты­рыш­лы­гы бе­лән мул уңыш җы­еп ал­дык. Авыл ху­җа­лы­гы­ның баш­ка тар­мак­ла­рын­да иреш­кән­нә­ре­без дә ку­а­ныч­лы.

Хөр­мәт­ле аг­ро­фир­ма һәм ра­йон­ның бар­лык авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­чән­нә­ре! Сез­гә ки­лә­чәк­тә дә та­бын­на­ры­быз мул­лы­гы өчен кө­рәш­тә зур уңыш­лар те­лим. Йорт­ла­ры­гыз­да мул­лык һәм бә­рә­кәт, тор­мыш­ла­ры­гыз­да имин­лек, га­и­лә­лә­ре­гез­дә ти­гез­лек бул­сын. Ки­лер көн­нәр­не сау-сә­ла­мәт бу­лып, кү­ңел ты­ныч­лы­гы һәм яңа шат­лык­лар бе­лән кар­шы­лыйк!

Дикъ­кать Хөс­нет­ди­нов, "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры

Хөр­мәт­ле авыл хез­мәт­чән­нә­ре!

­Ба­ры­гыз­ны да чын кү­ңел­дән Уңыш бәй­рә­ме бе­лән кот­лыйм. Сез­нең ты­рыш, ­тын­гы­сыз хез­мә­те­гез бе­лән ил­дә азык-тө­лек мул­лы­гы бул­ды­ры­ла. Ик­мәк - ул ­тор­мыш та­мы­ры, без­нең бү­ген­ге мул­лы­гы­быз һәм ир­тә­гә­се көн­гә ыша­ныч бил­ге­се. Бү­ген­ге бәй­рәм - нәкъ ме­нә сез­нең ты­рыш­лы­гы­гыз һәм уң­ган­лы­гы­гыз нә­ти­җә­се.

Ур­так ты­рыш­лык һәм фи­да­карь­лек нә­ти­җә­сен­дә бул­ган уңыш җы­еп алын­ды ­һәм ам­бар­лар­га са­лын­ды. Сез­нең ир­тә таң­нан ка­раң­гы төн­гә ка­дәр ба­су­лар­да ­җи­теш­те­ре­лә тор­ган про­дук­ци­я­не ба­ры­быз да кө­теп ала. Аг­ро­фир­ма хез­мәт­чән­нә­ре ае­ру­ча тер­лек­че­лек тар­ма­гын­да зур уңыш­ка иреш­те­ләр. Бөр­тек­ле­ләр­не җы­еп алу­да, ши­кәр чө­ген­де­ре игү­дә, тер­лек азы­гы әзер­ләү­дә дә сы­нат­мый хез­мәт куй­дык. Ки­лә­се ел уңы­шы­на да нык­лы ни­гез са­лын­ды.

­Кы­ен­лык­лар бе­лән исәп­ләш­ми­чә, үз эшен на­мус бе­лән баш­кар­ган, ­та­бын­на­ры­быз­да азык-тө­лек мул­лы­гын бул­ды­ру өчен янып-кө­еп йөр­гән ты­рыш и­ген­че­лә­ре­без, ме­ха­ни­за­тор­ла­ры­быз, тер­лек­че­лә­ре­без бе­лән чын ­мәгъ­нә­сен­дә го­рур­ла­на­быз.

­Бәй­рә­ме­без кот­лы, мө­ба­рәк бул­сын! Ба­ры­быз­га да исән­лек-сау­лык, ­га­и­лә­лә­ре­без­дә ты­ныч­лык, йорт­ла­ры­быз­да бә­рә­кәт, олы ку­а­ныч­лар, хә­ер­ле ­го­мер на­сыйп бул­сын!

Эд­вард Төх­бә­тул­лин, "Җә­лил" аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры

Авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кәр­лә­ре бәй­рә­ме - иген­че­лек эш­лә­ре­нең тә­мам­ла­нуы гы­на тү­гел, ә баш­ка­рыл­ган хез­мәт­кә йом­гак ясау да ул. Тер­лек­че­лек про­дукт­ла­ры җи­теш­те­рү­дә дә без­не­ке­ләр сы­нат­мый. Һәр­кем олы рәх­мәт­кә һәм их­ти­рам­га ла­ек.

Авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гы ра­йон икъ­ти­са­дын­да һәр­чак үзе­нә бер урын би­лә­де. Бү­ген­ге көн­дә ул ае­ру­ча зур үз­гә­реш­ләр ки­че­рә: җи­теш­те­рү һәм эш­кәр­тү тар­ма­гын­да ал­дын­гы тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­ну, оеш­ма­лар­ны мо­дер­ни­за­ци­я­ләү, яңа ху­җа­лык­лар, шул исәп­тән фер­мер­лык ху­җа­лык­ла­ры ое­шу - мо­ның ачык ми­са­лы. Лә­кин нин­ди ге­нә яңа тех­но­ло­ги­я­ләр уй­лап та­был­ма­сын, без һәр­чак сез­нең тәҗ­ри­бә­гез­гә һәм хез­мә­те­гез­гә та­я­на­быз. Җир­гә ка­ра­та ху­җа­лар­ча мө­нә­сә­бә­те­гез, җа­вап­лы бу­лу­ы­гыз бе­лән сез аг­ро­сә­нә­гать комп­лек­сы үсе­ше өчен уңай шарт­лар ту­ды­ра­сыз. Сез - рес­пуб­ли­ка­быз һәм иле­без­нең өме­те, йөз ак­лы­гы.

Хөр­мәт­ле "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сы һәм район авыл хуҗалыгы хез­мәт­чән­нә­ре! Сез­не бәй­рә­ме­без бе­лән тәб­рик итәм. Нык­лы сә­ла­мәт­лек, тор­мы­шы­гыз­да имин­лек һәм мул­лык, га­и­лә­гез­дә ты­ныч­лык, эше­гез­дә яңа­дан-яңа би­ек­лек­ләр те­лим! Уй-ни­ят­лә­ре­гез­не тор­мыш­ка ашы­ру, ал­га куй­ган мак­сат­ла­ры­гыз­га ире­шү юлын­да уңыш­лар гы­на юл­даш бул­сын! Бәй­рәм бе­лән!

Ва­зыйх Гыйль­мет­ди­нов, "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев