САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда беренче тапкыр картинг буенча ярышлар үтте

Мортыштамак авылының Мор буасында җыелган халык Сабантуен хәтерләтте.

Экстремаль ярышны күзәтергә теләүчеләр күп иде. Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Урыссу, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Октябрьский районыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 83 пилот катнашты. Алар 8 класс төре буенча җитезлектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынны Урыссу командасы алды. Сарманның "Ялкын" командасы икенче булды. Өченче урында - Баулы командасы. Шәхси беренчелек буенча Махмутов Алмаз, Вагизов Ислам уз классларында - икенче, Солтанов Әмир өченче булдылар. Ярышларны ачып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны, барлык катнашучыларны сәламләде, уңышлар һәм күңелле ял теләде. Соңыннан ул әлеге бәйгенең иганәчесе Айдар Сапаров белән җиңүчеләрне бүләкләде.

Альбина Сабирова язмасы

Альбина Сабирова, Илнур Сибгатуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев