САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда балаларга ришвәтчелекнең асылын аңлаталар

Коррупциягә каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе.

Шуңа күрә ил, республика, район күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли.
Укучыларда әлеге "чиргә" карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатларында белем бирү оешмаларында һәрдаим планлы рәвештә эш бара.
Бүгенге көндә мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар белән бу золымга каршы көрәштә төрле чаралар оештырыла. Алар әкиятләр, мультфильмнар карау, ”түгәрәк өстәл”, викторина, квест, әңгәмә кору алымнарында үтә, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйләшүләр уздырыла, рәсемнәр ясыйлар, газеталар чыгаралар, спорт чараларында катнашалар.
Аңлатуда нинди генә эш төрен сайласак та, яшь буын күңелендә әлеге афәткә каршы тискәре мөнәсәбәт уяту, коррупциягә каршы торучы буын тәрбияләү - безнең максатыбыз.

#сарманобразование

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев