САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда «100 еллыкка – 100 изге эш» акциясенә старт бирелде

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, мәгариф бүлеге 10 январьдән “100 еллыкка – 100 изге эш” акциясенә старт бирде. Аның кысаларында төрле бәйрәм-кичәләр, акцияләр, китап күргәзмәләре, класс сәгатьләре һәм башка чаралар уздыру планлаштырылды.

Акция кысаларында Җәлил поселогының икенче санлы мәктәбендә Татар автоном Совет Социалистик Республикасы (Татар АССРы, ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле күргәзмә оештырылды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны татар мәдәнияте, рәсем сәнгате, шулай ук республика үсешенә үзләреннән бәяләп бетергесез зур өлеш керткән шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты белән таныштыра. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган. Зур Нөркәй урта мәктәбе тимурчылары интернациональ бурычын үтәгәндә улы батырларча һәлак булган Люция Әбделманова янына бардылар, ишегалларын кардан чистарттылар. Люция апа улының истәлекләре белән уртаклашты. Җәлил поселогының “Аленушка” балалар бакчасы кечкенәләре “Ике кыз” дигән татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Анда катнашучы кечкенә артистлар – республикакүләм балалар һәм яшьләр театры фестивалендә 1 дәрәҗә дипломант исеменә лаек булганнар иде. Изге эшләр дәвам итә.

Реклама

Гөләндәм ХӘЛИУЛЛИНА, мәгариф бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X