Район үзәгенең Гагарин урамы тыкрыгы чистартыла
Район үзәгенең Гагарин урамыннан Җәлил урамына чыга торган юлы бар. Олы юлдан урап йөрмәскә, җәяүлеләр өчен дә, автотранспорттагыларга да бик уңайлы ул. Әмма соңгыларына аның тарлыгы бераз кыенлыклар тудыра. Өстәвенә як-яклап үскән вак куаклар да комачаулый. Халык фикерен исәпкә алып, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге район яшьләр эшләре һәм...
Район үзәгенең Гагарин урамыннан Җәлил урамына чыга торган юлы бар. Олы юлдан урап йөрмәскә, җәяүлеләр өчен дә, автотранспорттагыларга да бик уңайлы ул. Әмма соңгыларына аның тарлыгы бераз кыенлыклар тудыра. Өстәвенә як-яклап үскән вак куаклар да комачаулый. Халык фикерен исәпкә алып, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге район яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре ярдәме белән бу тыкрыкта өмә оештырды. Узган ел ул юлга вак таш түшәлгән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз