САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район яшьләре нинди һөнәрләргә өстенлек бирәләр

Гомумән алганда, Россия яшьләренең 15%ы дәүләт хезмәтләре – хакимият структурасында эшләүне кулай күрә.

 “Иң рәхәт ял – яраткан эш”, - дигән бер күренекле язучы. “Дөньяда кеше өчен кәсепсез яшәүдән дә зур кимчелек булмас”, дип өстәгән икенчесе. Кайда гына хезмәт куйсаң да, эшеңне яратып, җиренә җиткереп башкару мөһим. Һәркемгә хезмәте куаныч кына китерсен. 
Хәзерге яшьләрнең һөнәр сайлауга карата мөнәсәбәтләре башкачарак. Нинди белгечлекләр өстенлек итә соң? 
Гомумән алганда, Россия яшьләренең 15%ы дәүләт хезмәтләре – хакимият структурасында эшләүне кулай күрә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, 12 проценты табиблыкны сайлаган. Педагоглар – 8%, юристлар 6 процентны тәшкил итәләр. Сораштырылганнарның 16%ы эшмәкәрлекне хуплый. Нинди генә һөнәрне сайласалар да, хәзерге яшьләрнең төп таләбе – югары керем алу. Шул уңайдан, сораштыруда катнашканнарның 43%ы үз белгечлекләре буенча эшләргә планлаштыралар яки эшлиләр. 36сы ышаныч белдермиләр, ә 9 процент яшьләр үз белгечлекләре белән эшләргә уйлап та карамыйлар. 12% ы хәтта сайлаган профессиясенә үкенә. 
Сораштырылганнарның 51%ы, уку йортын тәмамлау белән, 40 меңнән дә ким булмаган хезмәт хакы алуга өметләнәләр. 14%ына аның 60 меңнән дә ким булмавы кирәк. Шул ук вакытта 58% респондент дистанцион эшләргә теләвен белдерә. 
Тикшерүчеләр, эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, актерлар, тракторчылар, социаль хезмәткәрләр яшьләрне аз кызыксындыралар. 
Без үзебезнең sarman-rt.ru сайтында да сораштыру уздырдык. Аның нәтиҗәләре белән дә танышыгыз, дуслар:

https://vk.com/wall-39161733_82956

Халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгүльлек үзәге мәгълүматларына караганда, районда табиблар, сатучылар, машина йөртүчеләр, электромонтерлар, слесарьләр, хат ташучылар һәм төрле өлкәгә мастерлар җитми. “Эш юк”, дип зарланучылар колагына бу.

 

Альбина Сабирова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев