САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район ветераннары җитәкче сайладылар

26 январь көнне район ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының IX отчет-сайлау конференциясе үтте.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, онлайн режимда республика ветераннарының (пенсионерлары) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, республиканың КөньякКөнчыгыш куратор үзәге җитәкчесе, Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл ветераннар советлары рәисләре, районның оешма-предприятие җитәкчеләре катнаштылар. Районыбызда ветераннар хәрәкәте елдан-ел киң колач җәя. Алар район үзәгендә, җирлекләрдә үткән чараларда актив катнашалар. Республикакүләм ярышларда, смотр-конкурсларда, фестивальләрдә призлы урыннар яулыйлар, грантлар оталар. Спортта да, сәнгатьтә дә сынатмыйлар. Яшь буынны тәрбияләүдә аларның роле гаять зур. Конференциядә район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Советның контроль-ревизия комиссиясе дә исәп-хисап тотты. Көн тәртибендә районның ветераннар Советы рәисен, Совет, Президиум составларын, контроль — ревизия комиссиясен сайладылар. Аннан Региональ конференциягә делегатлар тәкъдим ителде. Конференциядә шулай ук район инвалидлар җәмгыяте Уставына үзгәрешләр дә кертелде һәм расланды. Нәҗип Мөҗип улы Миңнеголов бертавыштан янә биш елга район ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы җитәкчесе итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев