Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында быел республика укытучыларының IT-паркын яңарталар.
ТР Президенты ярдәме белән безнең районның да 231 мөгаллиме яңа ноутбуклы булды. Аларны мәктәп директорларына район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.
- Районыбызның 50 процентка якын педагогы яңа техникалы булачак. Ел дәвамында тагын тулылану көтелә, - диде мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова.
Бүләкләр тапшыру тантанасында иганәчеләр вәкиле Габбәс Ризатдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова катнаштылар.
Нет комментариев