Район Советы аппараты җитәкчесе билгеләнде

.

Агымдагы елның 13 ноябреннән әлеге вазифаны Исмәгыйлева Юлия Равил кызы башкара.
Хезмәт юлын ул Петровка ликер заводында кадрлар бүлеге инспекторы булып башлый. Аннан дүрт ел Сарман гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. 2004 елдан - районда Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмати тәэмин итү системасы Идарәсе белгече, 2012 елдан район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли. 2016 елда Юлия Равил кызын район Башкарма комитеты эшләре буенча Идарәче итеп билгелиләр.
Ике югары белемле. 1999 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология бүлеген тәмамлый, 2008 елда Социаль һәм гуманитар белем институтында юриспруденция бакалавры белгечлеге ала.

 

Альбина Сабирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар