Район өлкәннәрен “Шәфкать” тә зурлады

Узган җомгада "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбыз өлкәннәре белән очрашты. Бирегә үзәктә хезмәт куеп, лаеклы ялган чыккан ветераннар, хәзерге вакытта шунда ял итүче өлкәннәр, сөт заводыннан лаеклы ялга киткәннәр чакырулы иде. - Өлкәннәр белән очрашу матур традициягә әверелде. Без бүген мул тормышта яшәвебез белән...

Узган җомгада "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбыз өлкәннәре белән очрашты. Бирегә үзәктә хезмәт куеп, лаеклы ялган чыккан ветераннар, хәзерге вакытта шунда ял итүче өлкәннәр, сөт заводыннан лаеклы ялга киткәннәр чакырулы иде.

- Өлкәннәр белән очрашу матур традициягә әверелде. Без бүген мул тормышта яшәвебез белән сезгә бурычлы, хөрмәтле ветераннар. Лаеклы ялга чыкканчы, сез һәрберегез үзегезнең хезмәт урыннарында тырышлык, фидакарьлек күрсәттегез, киләчәк буын матур яшәсен өчен күп көч куйдыгыз. Хезмәтегез, актив тормыш позициягез өчен зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә күрешергә язсын, - диде Фәрит Мөнәвирович, бәйрәм тантанасын ачып.

Үзәк директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов та өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. Ветераннар исеменнән Ирек Сафин, Мөзәккирә Зарипова чыгыш ясап, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Тулы язманы газетабызның чәршәмбе саныннан укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?