САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район картингчылары икенче булдылар

Беренче урынны – Урыссу, өченчене Баулы спортчылары алдылар.

Кичә Мортыштамак авылы буасында картинг буенча Ачык кышкы ярышлар булуы хакында хәбәр иткән идек. Көне буе барган узышлар кичкә таба гына тәмамландылар. Нәтиҗәдә Сарман картингчылары командасы гомумзачетта икенче булдылар. Беренче урынны – Урыссу, өченчене Баулы спортчылары алдылар. Шәхси беренчелектә “Кадет” классында чыгыш ясаган Алмаз Мәхмүтов беренчелекне яулады. Әмир Солтанов “Хонда А” классында өченче булды. Ислам Вагыйзов - икенче, Лиана Габдрахманова өченче булдылар. Айсылу Йосыпова белән Руслан Харрасов та үз классларында өченче урынны алдылар. Ярышларның иң яшь катнашучысы Сарманнан Булат Гайнанов иде. Аңа - әле биш кенә яшь, “Сандугач” балалар бакчасына йөри. Шөгыльләнүен дә агымдагы елның октябрь аенда гына башлаган. Киләчәктә әле зур уңышлары белән сөендерер ул.
Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде һәм бүләкләде. Ә бүләкләрне алуны һәм ярышларны үткәрүне Айдар Сапаров, Илдус Мәхмүтов, Илсур Солтанов, Нәфис Гайнетдинов оештырдылар. Алар район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, ярышларны үткә9рүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлеләр. Ярышта катнашучыларны кайнар аш белән сыйлауда “Айтуган” кафесы пешекчеләре ярдәм иттеләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев