САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Өлкәннәр көне белән котлый

Октябрь аеның беренче көнендә без матур бәйрәм – Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Яшьләрнең энергиясе, инициативасы һәм өлкән буынның бай тәҗрибәсе, зирәклеге тормышыбыз мәгънәсенең бер-берсен тулыландыручы аерылгысыз өлешләре.

Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр.

Күбегез бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Районыбызның җәмәгать тормышында, спорт, мәдәният өлкәсендә актив катнаша. Яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә.

Намуслы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга аерым рәхмәтләремне җиткерәм.

Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар Татарстанда алып барыла торган социаль сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Республикабыз хөкүмәте өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли.

Районда өлкәннәрнең тормышын җанландырып, ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә , ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә тора.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев