САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район балалары “Йолдызлык” гала-концертына үттеләр

.

“Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестивале гала-концертына Сарман балалары да үтте.
11-15 сентябрь көннәрендә “УНИКС” концертлар залында һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә “Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең региональ турларында призлы урыннар алган талантлы балалар үзләренең осталыкларын мәртәбәле жюри алдында расладылар. 16 сентябрьдә УНИКСта фестивальнең XХ сезоны тәмамланды, беренче гала-концерт булды. Анда Радель Хисамов (“Конферанс”, урта төркем, укытучылары – Лилия Хисамова, Алсу Сәлимгәрәева) уңышлы чыгыш ясады һәм үз номинациясендә III призлы урынга лаек булды. Аңа республика Хөкүмәтенең акчалата һәм истәлекле бүләге, медаль, диплом тапшырылды. Җиңүчеләр һәм җиңүче коллективларның җитәкчеләре дә “Татнефть” компаниясенең акчалата бүләгенә ия булдылар. 29 сентябрьдә “Пирамида”мәдәни-күңел ачу үзәгендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йомгаклау гала-концерты үткәреләчәк һәм анда Җәлилдән Айсылу Хәбибуллина (“Вокал-соло”, урта төркем, җитәкчесе – Гөлия Хәбибуллина) чыгыш ясаячак, бүләкләнәчәк.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – мәдәният бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев