САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар Нәүрүзне билгеләп үтәләр

Бүген - 21март көнне - көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне әби-бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен уздыра торган булганнар.

Нәүрүз “яңа көн туу” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме — төркичә яңа ел да ул. Татарларда һәм төрки халыкларда Нәүрүз исеме астында билгеле булган Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү гореф-гадәте дә бар. Әби- бабаларыбыз аны кимендә 7 мең ел дәвамында – яз көннәрендә, көн һәм төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр һәм ул 21нче мартка туры килгән. Бу көнне татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәтә торган булганнар, татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, татар халык ашларын әзерләүдә ярышканнар. Егетләр арасында канат тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелгән. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән алып 13 көнгә хәтле билгеләп үткәннәр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган, кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән. Шунысы куанычлы: бу матур традициябез бүген дә яши, милләттәшләребез, шул исәптән райондашларыбыз да бик теләп әлеге бәйрәмне билгеләп үтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев