САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда зонаның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре ачыкланды

Бүген – 14 сентябрь көнне район мәдәният йортында “Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2023” республика конкурсының зона этабы үткәрелде.

Бәйгеләр

Зөлфия Шәрипова

Конкурс «Тынычлык чишмәләре»-«Родники мира» Хәйрия фондының «Кешегә ышаныч» дигән проекты кысаларында үтте. «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» исеме өчен тирә-як районнардан килгән 11 конкурсант көрәште. Бәйгенең беренче өлешендә алар мәртәбәле жюрига видеопрезентация тәкъдим иттеләр. Аның аша алар үзләре һәм үзләре тәрбияли торган авыр яшүсмерләр белән таныштырдылар, алга куйган бурычларына тукталдылар, яшүсмерләр белән ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Соңгысына килгәндә, тәрбияче баланың тәртибен яхшырту белән генә чикләнеп калмый, аларның нәрсәгә омтылуларын, нәрсә белән яшәүләрен ачыклау, төрле яклап сәләтләрен үстерү, талантларын барлау өстендә дә эшли. 

Әлбәттә, һәр эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Чыгышлардан күренгәнчә, бәйгедә катнашучы җәмәгать тәрбиячеләренең дә бар алар. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы яшүсмерләр аннан төшерелгән, укуда алдырып киткәннәр, күңелләренә якын файдалы һәм кызыклы шөгыль тапканнар. Шунысын да әйтергә кирәк, җәмәгать тәрбиячеләренә яшүсмерләрнең үзләре белән генә түгел, аларның әти-әниләре, гаилә әгъзалары белән дә эшләргә туры килә.

Җәмәгать тәрбиячеләре сафын тулыландыру чараның матур өлеше булды. Районнан тагын ике кешегә җәмәгать тәрбиячесе таныклыгы тапшырылды.

Чарада катнашучылар өчен укыту-өйрәтү сессиясе үткәрелде. «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе" Коммерциянеке булмаган Автоном Оешмасы генераль директоры, философия фәннәре кандидаты Татьяна Леонтьева яшүсмерләрдәге девиант тәртипне кисәтү чараларына багышланган дәрес үткәрде.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Мостафина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. 

Финалга унбер конкурсант чыкты. Аларның берсе — Сарман районының Җәлил поселогыннан беренче мәктәп директоры Гөлнара Латифуллина.

— Җәмәгать тәрбиячесе булу өчен балаларны яратырга, аларга шәхес итеп карарга кирәк. Шулай булганда гына, нинди дә булса нәтиҗәгә ирешеп була. Әлбәттә, җиңүем өчен бик шатмын. Мин аны җаваплы хезмәтемә югары бәя дип кабул итәм, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев