САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда кыргый хайваннарга җимлекләр куйдылар

Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны республиканың аучылык җир-суларында тукландыру буенча акция игълан итте.

Әлеге чара ел саен аучылык байлыклары өчен уңайлы шартлар тудыру, аларны саклау максатыннан үткәрелә.
Акциягә безнең районның урманчылары, аучылары һәм укучылар да кушылдылар.
- Ләке, Дүсем, Буралы Чишмә, Чукмарлы авыллары янындагы урманнарга барып, җимлекләр ясадык, пошиларга, куяннарга – тоз, кыргый кәҗәләргә катнаш азык салдык. Кошларга вак таш куйдык. Акциядә урманчыларның, аучыларның балалары да катнаштылар, - диде хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең район (районара) бүлеге җитәкчесе Нияз Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев