САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкын бәрәңге мәсьәләсе борчый

Гадәттә, авыл кешесе кыш көне ашарга дип тәгаенләнгән бәрәңгене — өй, ә утыртырга һәм җәй көне ашарга дигәнен тышкы базга сала. Моның өчен аларны алдан ук чистартып, киптереп, ыс салып, дезинфекцияләп куялар.

Кайберәүләр әлеге яшелчәне коры базга гына салмыйча, сетка-капчыкларга тутыралар яки агач тартмаларга, пластик контейнерларга урнаштыралар. Базларга шулай ук һава да кереп торырга тиеш, диләр белгечләр. Шуңа күрә тартмаларның өстен капламаска, бер тартмага 10-12 килограммнан артык яшелчә салмаска, бәрәңгене һава үткәрми торган полипропилен капчыкларда сакламаска да киңәш итәләр. 
Әлбәттә, сакларга куелачак яшелчәләр таза булырга, араларына черекләре эләкмәскә тиеш. Аннан соң, аларны базга салыр алдыннан кояшта киптерергә дә ярамый. Болай эшләгәндә, бәрәңгеләр яшелләнәчәк, анда агулы матдәләр тупланачак, дип өйрәтә иделәр безне кечкенә вакытта ук өлкәннәр.
Халык арасында бәрәңге кышлатуның төрле ысуллары бар.
Алар турында беләсегез килсә, район газетасының 12 апрель санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев