САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы экология турында нәрсә белә?

1992 елдан башлап, ел саен 15 апрельдә күп илләрдә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр арасында экологик белемнәрне үстерү, шулай ук халыкның экологик культурасын формалаштыру мөһимлегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.


Россиядә бу бәйрәм табигатьне саклау буенча иҗтимагый оешмалар инициативасы белән 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул ел саен үткәрелә торган «Экологик хәвефтән әйләнә-тирә мохитне саклау көннәре» гомумроссия акциясенә старт бирә. Акция 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәмамлана. 
Хәзерге заманда экологик белем бирүнең әһәмияте инде беркемдә дә шик тудырмый, һәм ул күп кенә илләрдә укыту һәм тәрбиянең өстенлекле юнәлеше булып тора. Чөнки халыкның экологик культурасын формалаштыру һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү — бөтен кешелек дөньясы өчен имин киләчәк нигезе ул.
Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев