САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район урманнарын агулыйлар

Республикада, шул исәптән районда да агачларга зыян салучы ефәк күбәләк белән көрәш баруы хакында без хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә республикада аннан 200 меңләп гектарда агач, яшел үсентеләр зыян күрә, дигән иде Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, узган ел җәй районга килгәч. Кортларның үрчүенә соңгы еллардагы җылы кыш шартлары сәбәпче. Калын юрган кебек кар катламы астында алар ышыкта кышлыйлар, аннан, көннәр җылытуга, агачларга һөҗүм итәләр.

— Агымдагы елның май башында Азнакай урманчылыгы территориясендә урманнарны ефәк күбәләккә каршы эшкәртү эшләре планлаштырыла. Бу 2863,6 гектар мәйданда җирдә һәм авиация алымы белән башкарылачак. Инсектицид сыйфатында тәэсир итүчән матдә белән биологик препарат кулланылачак. Фәнни-тикшеренү үзәге язган нәтиҗә буенча аның халык өчен янаган зыяны — дүртенче, бал кортларына 3 класс дәрәҗәсендә, үсемлекләрдә һәм җимешләрдә тупланмый, тиешле нормаларда тереклеккә дә зыянлы түгел. Эшкәртү эшләре Җәлил, Әлмәт авылы, Актүбә, Зирекле-Елга, Холмовка, Мачаклыбаш урманнарында планлаштырыла. Агулауны төгәлләү датасыннан алып, 21 календарь көн эчендә, санитар куркынычсызлык таләпләрен саклау максатларында, халыкның һәм транспортның урманнарга керүе тыела. Шулай ук умарта йортларын да пестицидлар кулланган урыннан 7 километр читкә урнаштыру тәкъдим ителә, — дип хәбәр итте Сарман участогы урманчысы Айрат Вахитов.
Кортларга каршы эшкәртү урыннарының төгәл адресларын Сарман, Җәлил, Мальбагыш участок урманчылыкларына һәм Азнакай урманчылыгына мөрәҗәгать итеп белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев