Рәҗәп абый мультфильм карамый, «Сарман»ны укый
Шыгайда яшәүче җор телле, юмор хисле Рәҗәп абый белән аш-су остасы Энҗүдә апаны авылдашлары бик хөрмәт итәләр.
- Хәлләрегез ничек? Ни рәхәтләрдә яшәп ятасыз? - дип сорауга:
- Аллаhка шөкер, менә мультфильм карап ята идек әле, - дип шаяртты тапкыр сүзле гаилә башлыгы.
Күңелләрендә борчулары булса да, уен-көлке белән гомер кичерәләр Заhидуллиннар. Бүгенге көндә уллары Ришат Украинада хәрби операциядә катнаша. Сабыр холыклы әти-әни аның исән-имин кайтуын теләп яшиләр.
Хуҗаларның тугры дуслары hәм сакчылары этләре дә үзенчәлекле. Рәҗәп абый аның туу тарихын да бик кызыклы итеп сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев