Иске Кәшернең "Миләш" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттеләр
Иске Кәшер авылы «Миләш» балалар бакчасында бәйрәм иртәсе утте. Маскарад костюмнарыннан киенгән балалар төрле әкият геройлары белән очраштылар. Урман җәнлекләре, Кыш бабай, Кар бабай һәм әкият персонажлары белән бергәләп маҗаралы Яңа ел тамашасында катнаштылар. Балалар Маймыл белән дә күрештеләр. Матур җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Ата-аналар һәм балалар күтәренке...
Иске Кәшер авылы «Миләш» балалар бакчасында бәйрәм иртәсе утте. Маскарад костюмнарыннан киенгән балалар төрле әкият геройлары белән очраштылар. Урман җәнлекләре, Кыш бабай, Кар бабай һәм әкият персонажлары белән бергәләп маҗаралы Яңа ел тамашасында катнаштылар. Балалар Маймыл белән дә күрештеләр. Матур җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Ата-аналар һәм балалар күтәренке кәеф белән күңелле ял иттеләр. Соңыннан һәр бала Кыш бабайдан бүләк-күчтәнәч алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев