2 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сарманлылар Яңа елны ничек каршылаган?
Хөрмәтле дуслар! Менә Яңа елның икенче көне дә җитте. Димәк, әз-мәз "уяна" башларга да вакыт. Сез Яңа елны ничек каршыладыгыз? Аноним сораштыру бу сорауга җавап бирергә ярдәм итәр.
-
Яхшыбай авылында күңелле кичә үзды
Яхшыбай авылы мәдәният йортында Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәм бик күңелле узды. Клоуннар тамашачыларның күңелләрен ачтылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы бүләкләр тараттылар. Матур концерт номерлары күрсәтелде, лоторей уйнатылды. Барлык кешеләр дә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
-
Иске Кәшернең "Миләш" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттеләр
Иске Кәшер авылы «Миләш» балалар бакчасында бәйрәм иртәсе утте. Маскарад костюмнарыннан киенгән балалар төрле әкият геройлары белән очраштылар. Урман җәнлекләре, Кыш бабай, Кар бабай һәм әкият персонажлары белән бергәләп маҗаралы Яңа ел тамашасында катнаштылар. Балалар Маймыл белән дә күрештеләр. Матур җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Ата-аналар һәм балалар күтәренке...
-
Өчөйле Саклауда Яңа ел бәйрәме узды
Өчөйле Саклау авы мәдәният йортында "Һәр авылның үз маймылы!" дигән Яңа ел тамашасы узды. Яңа ел белән халыкны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Кичәне Энҗе Миннегалиева алып барды. Тамаша төрле җырлар,биюләр,юморлар белән үрелеп барды.Кыш бабай,Кар кызы.Маймыл бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.